Бүген Казанда С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы”бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бәйге өч этпата уза: муниципаль берәмлекләрдә сайлап алу, зональ турлар һәм Казанда финал. Быел бәйгедә катнашу өчен 700дән артык гариза кабул ителде. Аларның 118 генә финалга узды, шуларның 30 гына бәйгедә җиңүче булды.
Рөстәм Миңнеханов хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән тәбрикләде.
“Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык” номинциясендә җиңүчеләр дип ТР халык артисты, опера артисты, концерт-камера җырчысы, П.И. Чайковский исемендәге халыкара бәйге лауреаты Альбина Шаһимуратова; “Кама таңнары” ансамбле җитәкчесе Лилия Фәтхуллина; ТР Азнакай районы “Маяк” газетасының баш редакторы Гөлгенә Кәримова; ТР Баулы районының балалар сәнгать мәктәбе директоры Зөлфия Таһирова һәм ТР Әлмәт районы “Нефтьче” мәдәният йорты хормейстеры Галина Бибанина табылды.
“Хатын-кыз – галим” номинациясендә ТатНИПИнефтьнең нефть ятмаларын эшкәртүдә экологик куркынычсызлык бүлеге лабораториясе җитәкчесе, геолого-минералогик фәннәр кандидаты Гүзәл Петрова; КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты кеше һәм җәнлекләр физиологиясе кафедрасы җитәкчесе, профессор Гүзәл Ситдыйкова.