Балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәгендә Әлмәт муниципаль районы дәвалау учреждениеләре арасында йөзү буенча ярышлар узды.
Анда 7 сәламәтлек саклау учреждениесеннән 18 спортчы катнашты.
Шәхси зачетта җиңүчеләр булып түбәндәгеләр танылды:
Ирләр арасында:
1 нче урында – медсанчастьның функциональ диагностика бүлеге мөдире Гайсин Рөстәм Фаисович;
2 нче урында – Әлмәт стоматология поликлиникасы табиб-стоматологы Муллакаев Әмир Азатович;
3 нче урында – медсанчастьның табиб-хирургы Мартынов Евгений Викторович.
Хатын-кызлар арасында:
1 нче урында – медсанчастьның табиб-кардиологы Бәдгытдинова Гүзәл Рөстәмовна;
2 нче урында – медсанчастьның 2 нче кардиология бүлеге мөдире Шарапова Светлана Илдаровна;
3 нче урында – ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе фельдшеры Багаева Елена Борисовна.
Командалар зачетында:
1 нче урында – медсанчасть;
2 нче урында – Әлмәт стоматология поликлиникасы;
3 нче урында – ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе.
"Әлмәт таңнары" - Татмедиа