Айрат Хәйруллин Икътисади совет утырышында катнашты

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

 Бүген  Әлмәт муниципаль районы  башлыгы Айрат  Хәйруллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади  совет утырышында  катнашты.

Бүгенге икътисади  вәзгыять Россия җитештерүчеләренә агрессиврак импортны алыштыруга мөмкинлекләр бирә, һәм шуңа бәйле рәвештә икътисадның яңа инвестицион тармакларын формалаштыру, кооперацияне киңәйтү һәм производстволарны специальләштерүгә, яңа технологияләрне кертүгә ярдәм итү актуаль була. 

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында хәбәр итте. 

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды һәм Татарстан Республикасында фәнни эшләнмәләрне сәнәгать производствосы өчен яраклаштыруга, технологияләр һәм белемне коммерцияләштерүгә ярдәм итүче инфраструктураны үстерү мәсьәләләренә багышланган иде. 

Киңәшмәдә видеоконференцэлемтә режимында республиканың бөтен муниципаль районнары вәкилләре катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада био-, нано-, мәглүмат технологияләре, югары технологияле медицина, робот техникасы, генетика юнәлешләрен үстерү һәм яңа материаллар үстерүгә җитди игътибар бирелә. Әлеге юнәлешләрне актив һәм максатчан үстерү өчен республикада дүрт инжиниринг үзәге, ике прототипллаштыру үзәге эшли.

"Аларны оештыруның төп максаты - кече һәм урта эшкуарлык субъектларының базар ихтыяҗларына технологик әзерлеген арттыруны тәэмин итү, - диде Татарстан Президенты. -  Россия Икътисадый үсеш министрлыгының кече һәм урта бизнеска ярдәм итү программаларында Татарстанның катнашуы ярдәмендә, безнең инжиниринг үзәкләренә 2 млрд. сумга якын акча кертелде, аларның төп өлеше - федераль акчалар, шулай ук республика бюджеты акчалары".

Шул ук вакытта инжиниринг үзәкләренең җиһазларыннан файдалануның нәтиҗәлелеге югары дәрәҗәдә түгел, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Куелган максатларга һәм бурычларга ирешү өчен барлык катнашучыларның һәм кызыксынган якларның - инжиниринг үзәкләре, университетлар, зур сәнәгать предприятиеләре, инновацион актив кече предприятиеләр һәм тармак министрлыкларының хезмәттәшлеген җайга салу зарури.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, предприятиеләрнең фән белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәсе яңа эшләнмәләр, перспективалы җитештерү һәм югары технологияле эш урыннары булырга тиеш. Инжиниринг үзәкләре белән уңышлы хезмәттәшлек мисалы итеп ул К(И)ФУ, КИТТУ-КАИны китерде.

"Вуз эшләнмәләрен коммерцияләштерү белән активрак шөгыльләнү кирәк, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. - Инжиниринг үзәкләренең инфраструктурасын файдаланып, безнең предприятиеләрнең патент базасын үстерү кирәк".

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, инжиниринг үзәкләре югары технологияле кече һәм урта предприятиеләр һәм эре бизнес арасында кооперацияне тәэмин итүдә дә әһәмиятле роль уйный. Ул искәртеп узганча, бүген вуз һәм предприятиеләргә идарә компетенцияләрен үстерү, базар таләпләренә туры килүче инжиниринг һәм эшче кадрларны максатчан әзерләүдә  уртак эш оештыру зарури.

  “Альметьевский вестник” газетасы тәрҗемәсе 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International