Татарстанда кышкы озын айлардан соң санитар –экологик өмә уздыру күркәм традициягә әйләнде.Агымдагы елда ул 1 апрельдән башлана. Чисталык өмәләрен координацияләү ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә табигатьне саклау хезмәтләре, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, республиканың муниципаль берәмлекләренә йөкләнә. ӘМР башкарма комитетында узган киңәшмәдә ТР тирә –як мохитне саклау буенча дәүләт баш инспекторы Фаяз Шакиров катнашты.
“Икеайлыкта калдыкларны җыйганда табигатьне саклау законы таләпләре үтәлеше катгый контрольгә алыначак”, - дип ассызыклады дәүләт инспекторы.
Тармак министрлыклары һәм ведомстволары бу эштә актив катнашачак.
“Күзәтчелек чараларын этап буенча башкару планлаштырыла: элек сәнәгать зоналары, сәүдә объектлары, җәмәгатьчелек урыннары тикшереләчәк, - дип билгеләп үтте Фаяз Шакиров. Бу атнада әзерлек буенча барлык оештыру чаралары тәмамлана.
Тармак министрлыгы кече авиацияне дә, электрон сервисларны да – дәүләт хезмәтләре порталы буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен дә кабул итәчәк, халык белән аралашу өчен мобиль коммуникация корылмаларын да кулланачак.
“Альметьевский вестник” газетасы тәрҗемәсе