Әлмәт муниципаль районында чәчү эшләре гөрләп тора. Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин, Авыл хуҗалыгы һәм сәүдә идарәсе җитәкчесе Наил Усманов, башлык киңәшчесе Фәрит Миңлебаев белән берлектә Әлмәт районы басу-кырларына чыкты. Алар Токарликов исемендәге, “Чишмә” ,«Сосновка», КФК Загидуллин, “Зәй”, «Чагылтау»,«Чулпан», «Ярыш» хуҗалыкларында булып язгы чәчү эшләре барышын карады. Эшләрнең графиктан калышмавын, нәтиҗәле башкарылуын билгеләде, механизаторлар белән аралашты. Бүгенгә районыбызның 13,3 мең гектар җиренә 31% язгы орлык чәчелгән.
Җитәкче маршрутында “Җиләкле үзән” җир җиләге һәм кура җиләге фермасы да бар иде. 20 гектарга утыртылган җир җиләге кышны яхшы чыккан . Беренче уңыш июнь башында көтелә. Август азагында исә 15 гектар җиргә утыртылган кура җиләге дә уңыш бирер дип көтелә.