Әлмәтлеләрне «Үлемсез полк»та катнашырга чакыралар

2016 елның 6 мае, җомга

«Үлемсез полк» 9 майда әлмәтлеләрне халык акциясендә катнашырга чакыра. 

Фронтовикларның фотолары белән урам буйлап узучы колоннада һәркем катнаша ала. Фотолардан тыш, анда бәйрәм атрибутлары: шарлар, тасмалар, музыкаль инструментлар белән дә катнашырга була. Бу чарага тагы да ямь өстәячәк. Катнашучылар 9 майда 14.30 сәгатьтә Яшьләр үзәге (Ленин урамы, 21) каршында җыела. Биредә башланган шествие Ленин урамы буенча узып, Нефтьчеләр мәйданында төгәлләнәчәк.

 Белешмәләр өчен телефон: (8553) 45-51-62

"Әлмәт таңнары" - Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International