Әлмәт үзәк мәчетендә Бөек Ватан сугышы ветараннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

2016 елның 6 мае, җомга

Бүген Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт үзәк мәчетендә Әлмәт ислам мәдрәсәсе укытучылары һәм студентлары Бөек Ватан сугышы ветараннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш елы балаларын хөрмәтләделәр.

Җыелган кунакларны Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов,
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән башкарма комитетның дини һәм иҗтимагый берләшмәләр белән арадаәлык секторы мөдире
Давыт Мөхәмәтганиев котладылар.
Очрашу азагында ветераннарга бүләк өләштеләр һәм чәй белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International