Дәүләт Думасы депутатлары торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча Координацион совет утырышында катнашты

2016 елның 13 мае, җомга

12 майда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Александр Сидякин, Ринат Хәйров, ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов, ТР Дәүләт комитеты рәисенең тарифлар буенча урынбасары Лилия Борисова Әлмәткә килделәр. Эшлекле визит кысаларында алар торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча Координацион совет утырышында катнашты. Утырышка идарәче компания җитәкчеләре, йорт буеча өлкәннәр дә чакырулы иде.

Утырышны башлап җибәреп, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин килгән кунакларны район торак-коммуналь хуҗалыгы эшчәнлегенең төп юнәлншләре белән таныштырды һәм төп мәсьәләләрне хәл итү юлларын билгеләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International