Әлмәтлеләр “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясеннән җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидатка кандидат итеп тәкъдим ителүчеләр белән очрашты.
Быел 18 сентябрьдә без Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутатлар сайлаячакбыз. Аңа кадәр “БЕРДӘМ РОССИЯ” кандидатларны тавыш бирү юлы белән сайлап алу мөмкинлеге тудыра. 22 май ил буенча бердәм алдан тавыш бирү көне итеп билгеләнгән. Депутатлыкка кандидат булырга кандидат итеп теркәлгәннәр үзләре белән таныштыруларын дәвам итә. Әлмәткә бу юлы сигез кандидат килгән иде.
Очрашуны ачып, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алдан тавыш бирүдә һәркемнең катнаша алуын искә төшерде. Син партиядә торасыңмы-юкмы – бу мөһим түгел. 22 майда һәркем үзенең санау участогына килеп, күңеленә хуш килгән кандидат өчен тавыш бирә ала.
Кандидатлыкка кандидат булып теркәлгән сигез кешенең һәммәсенә үзләре һәм программалары белән таныштыру өчен 5 минут, сорауларга җавап кайтару өчен 3 минут бирелде. Чыгыш ясаучыларга сүз алфавит тәртибендә бирелде. “Стройкомплекс” ҖЧҖ директоры ярдәмчесе Фәрит Әсәдуллин күпчелек җир белән бәйле законнарга игътибар бирер идем, дисә, “Азия-Тын” океан төбәге илләре буенча ҖЧҖ “БК” директоры урынбасары Рафаэль Вәлиуллин соңгы елларда ирешелгән тотрыклылыкны саклап калу өчен тырышачагын белдерде.
“Казаньоргсинтез” ПАОның резервлар әзерләү буенча өлкән тренеры Ирек Зиннуров гомерен спортка багышлаган,. Җиңүләре дә күп. Ул команда белән эшләүнең нәрсә икәнлеген яхшы беләм, хәзер мин “БЕРДӘМ РОССИЯ” командасында искиткеч күп программаларны тормышка ашыруда катнашам, дип сөйләде. Ирек әфәнде төрле акцияләрдә дә катнаша икән. Мисал өчен, Тукай шигырьләрен татарча укыган һәм башкалар. Ул кеше, бизнес, дәүләт арасындагы хезмәттәшлене ныгытуда ярдәм итәчәген әйтте.
“Татнефтедор” ҖЧҖ диспетчерлык хезмәте технигы Рамил Исхаков, Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова авылга кагышлышлы тәкъдимнәр белән чыгыш ясады. “ТранзитЭнерго” ЯАҖ генераль директоры Илдар Мөгыйновның үсеп килүче буынны көчле илдә яшәтәсе килә. Арада алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары да бар иде. Болар – Александр Сидякин һәм Ринат Хәйров. Икесе дә депутатлык тәҗрибәсенә ия кешеләр. Ринат
Хәйров Әлмәттә туган. Әтисе 40 елдан артык нефтьче булып эшләгән. Шуңа да Ринат Хәйровка безнең төбәк тормышы, проблемалары яхшы таныш. Ул халык үзенең депутатына ышанырга, ә депутат үз чиратында халык әйткән проблемаларны чишәргә тиешлеген искәртте.
Азактан без кешеләр белән дә сөйләштек. Аларның барысы да диярлек 22 майда кандидатлар сайларга барачакларын, чөнки бу халык һәм ил язмышын хәл итүдә хәлиткеч вакыйга булуын ассызыкладылар.
"Әлмәт таңнары" - Татмедиа