Әлмәттә бокс ярышлары була

2016 елның 13 мае, җомга

17-21 май көннәрендә «Нефтьче» мәдәният йортында 17-18 яшьлек яшүсмерләр арасында бокс буенча Россия Идел буе федераль округы беренчелеге узачак. Беренчелекне Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге һәм “Татнефть” җәмгыяте ярдәмендә Татарстан көньяк-көнчыгышы бокс федерациясе оештыра. Ярышлага шәрәфле кунаклар буларак бокс буенча Европа һәм дөнья чемпионнары, олимпия чемпионнраы чакырылган. Беренчелекне тантаналы ачуда махсус кунак – РФ Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев.
Ярышларны ачу тантанасы 17 майда сәгать 18.00 башлана. Финал көрәшләр 21 майда сәгать 12.00 башлана.

Барлык спорт сөючеләрне көтеп калабыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International