«Өмет җилкәне» - Мәхәббәт җилкәне

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Өмет җилкәне» иҗат фестивале үткәрү «СМП–Нефтегаз» җәмгыяте каршында эшләп килүче «ЯЗ» Татарстан төбәк иҗтимагый иганәчелек оешмасының мактаулы гадәтенә кереп бара. Быел «Өмет җилкәне» фестивалендә катнашучылар үз талантларын түбәндәге номинацияләрдә сыный ала:

Декоратив-гамәли иҗат

Рәсем сәнгате иҗаты

Башкару осталыгы

Нәфис сүз

«Өмет җилкәне» II төбәк фестиваленең финал туры 2016 елның 12 нче маенда сәгать 10.00 «Иске Әлмәт» Мәдәният йортында ( Советская урамы, 45а йорты) узачак.

Гала-концер 2016 елның 19 нчы маенда сәгать 14.00. «Иске Әлмәт» Мәдәният йортында ( Советская урамы, 45а йорты) узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International