Бүген ТР Президенты Аппараты катнашында Дәүләт һәм муниципаль идарәсе югары мәктәбендә Татарстан муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләренең “Коррупциягә каршы тору сәясәте нигезләре һәм дәүләт, җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы тору нигезләре ” темасына белемнәрен күтәрү программасы кысаларында тәҗрибә уртаклашу буенча түгәрәк өстәл узды.
Район башлыгы киңәшчесе Ленар Валеев Әлмәттә коррупциягә каршы тору тәҗрибәсе белән уртаклашты. Үз чыгышында ул ялганны ачыклаучы детектор куллану, муниципаль сатып алуларда контрагентларны ачыклауга ярдәм итүче "Спарк-интерфакс" продуктын куллану, аукцион сатулар оештырыла башлауның уңай яклары, даими эшләп торучы кайнар элемтә, алып барылган профилактика эшләре турында сөйләде. клары сәгать 20.00 ябылгач, тавышларны исәпкә алу башланачак. Якынча нәтиҗәләр иртәгә, 19нчы сентябрьда билгеле булачак.