Быел кимендә 113 млн тонна ашлык җыелачак - Александр Ткачев

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2016 елда Россия Федерациясендә ашлык уңышы фаразын 113 млн тоннага кадәр арттырды. Бу хакта журналистларга Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев "Россия агросәнәгать комплексы: эчке базарда уңышлар һәм экспортны этәрү стратегиясе" темасына багышланган "түгәрәк өстәл"дә белдерде дип яза "ТАСС".

"Ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы производствосында уңай динамиканы 3 процент дәрәҗәсендә сакларга, шулай ук 113 млн тонна бөртекле уңыш рекорды куярга һәм терлекчелек өлкәсендә ит җитештерү күләмен 5 процентка арттырырга планлаштырабыз, - дигән министр.

Элегрәк ведомство 2016 елда уңыш күләмен ким дигәндә 110 млн тонна дип фаразлаган иде.

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International