25 сентябрьдә Әлмәт шәһәрендә “Татарстан Кроссы” узачак

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

25 сентябрьдә “Милләтләр кроссы” Бөтенроссия Йөгереш көне кысаларында Әлмәт муниципаль районында “Татарстан Кроссы” ярышлары узачак. Әлеге ярышлар халык арасында спорт һәм физик тәрбияне популярлаштыру максатында оештырыла.

19-23 сентябрьдә балалар бакчалары һәм мәктәп стадионнары мәйданнарында тәрбияләнүчеләр арасында йөгерешләр башлана.

25 сентябрьдә 09:00 сәгатьтә йөгерешкә регистрация башлана.

Йөгереш маршруты Ленин урамы – Муса Җәлил урамы – Лермонтов урамы – Радищев урамы – Ленин урамы – Ленин мәйданы аша узачак.

Бүләкләү церемониясе 11:00 башлана.

“Татарстан Кроссы – 2016” кагыйдәсе

Йөгереш маршруты

Катнашуга гариза (18 яшьтән олырак)

Катнашуга гариза (18 яшькә кадәр)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International