Әлмәттә район активы белән киңәшмә узды

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Бүген район башкарма комитеты башлыгы Марат Гирфанов район активы белән киңәшмә үткәрде.

Башта Әлмәт муниципаль районының контроль-хисап палатасы рәисе Җәмилә Ханмурзинаны, кадрлар һәм бүләкләр бүлеге башлыгы Оксана Белоногованы, Әлмәт районара дәүләт статистика бүлеге башлыгы Светлана Васильеваны туган көннәре белән котладылар. Моннан соң узган эш атнасына нәтиҗә ясалды. Әлмәт муниөипаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлайларның нәтиҗәләре белән таныштырды. Сайлауларда шәһәрдән 81%, районнан 96,4% сайлаучы катнашкан. Тавышларның 80,6%- “Бердәм Россия”,  6,22% - «КПРФ», 4,23% – «ЛДПР»  , 3,43% – «Гадел Россия», 1,15%- «Россия коммунистлары» партияләре араларында бүленгән. Калаган партияләргә 1% тан кимрәк тавыш бирелгән.

Бер мандатлы сайлау шәһәр округларында  хәл болайрак тора: Ринат Хайров  74,2%  тавыш җыйган, Александр Агафонов – 10,02%, Валерий Алейников – 4,37%, Марат Корбанов – 3,01%, Зәкәрия Минһаҗев - 4,3%, Эдуард Мөхәметшин - 2,04%, Айрат Ханипов - 1,29%.  Район буенча: Ринат Хайров – 73,95%, Агафонов А.Ф. – 8,61%, Валерий Алейников – 4,68%, Марат Корбанов – 3,86%, Зәкәрия Минһаҗев - 2,57%, Эдуард Мөхәметшин - 3,84%, Айрат Ханипов - 1,81%.

Киңәшмәдә 2016 елгы авыл хуҗалыгы исәпкә алу нәтиҗәләре дә игълан ителде. Әлмәттә 18 788 объект исәпкә алынган, аларның  18- авыл хуҗалыгы оешмалары, 6- микрооешма, 3 – авыл хуҗалыгытармагына карамаган оешманың ярдәмчел хуҗалыгы, 109 – шәхси эшмәкәр, 18140 – шәхси ярдәмчел хуҗалык һәм КФХ, гражданнарның башка шәхси хуҗалыгы, 65 - яшелчә, җиләк-җимеш бакчачылыгы,  дача берләшмәсе.

Киңәшмә алдагы атнага планнарны билгеләп тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International