ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Казанда Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы көрәшнең актуаль мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференциядә Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов коррупциягә каршы тору буенча Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләде.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе эшкуарлар өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрә.

1 ноябрьдән “Халык участок инспекторы” Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы башланды.

Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә “Татнефть РНО-МехСервис”, “МТ групп”(Ижевск), “Либерти” җәмгыятьләре вәкилләре катнашында “Кече вакансияләр ярминкәсе”узачак.

12 ноябрь көнне “Панорама” сәүдә үзәгендә 10.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр хатын-кызларга  Республика клиник онкология диспансерының белгеч-маммологларында түләүсез күзәтү узарга һәм яман шеш авырулары турында файдалы мәгүлъмат тупларга мөмкиннәр.


8
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Сахалин өлкәсеннән килгән кунаклар калабызның иң популяр урынын - шәһәр пляжын карап йөрделәр.

 

Әлмәтнең  “Tennis City” спорт үзәгендә 12 –20 ноябрьдә Tatar Cup халыкара теннис турниры  узачак. Бирегә Ауропадан да спортчылар килер дип көтелә. Турнирның ачылу тантанасы 14 ноябрь көнне сәгать 10 :00 да булачак.Белорусия, Польша, Таджикстан, Италия, Латвия илләреннән нефтьчеләр каласына көчле спортчылар килер дип көтелә.

 

Габдрахман авылы мәдәният йортында  9-10 ноябрь көннәрендә : «Деятельность сельских культурно-досуговых учреждений по сохранению русской традиционной культуры в современных условиях: проблемы и перспективы» дигән темага семинар узачак.

Яшүсмер ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең тормышын үзенчә кабул итә. Кара фонда утлы күзле һәм керфекләреннән яшь тамган кыз сурәте белән "Салават күпере" яшүсмерләр клубына йөрүче Арттур Миннигулов җиңү яулады. 


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International