Әлмәттә Роспотребнадзор идарәсе ачык ишекләр көне уздыра

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе эшкуарлар өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрә. 21 декабрьдә 14.00-16.00 сәгатьләрдә идарәнең республика территориясе буенча 12 бүлекчәсендә теләгән һәркем эшкуарлык өлкәсенә кагылышлы сораулары белән белгечләргә мөрәҗәгать итә ала. Алдан язылу кирәк түгел, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хемзәте.

Бүлекчәләрнең адреслары идарәнең www.rpn.tatarstan.ru рәсми сайтында күрсәтелгән. Эшкуарларга ярдәм йөзеннән, “Ачык ишекләр көне”н Роспотребнадзор һәр айның өченче чәршәмбесендә оештыра башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International