Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин коррупциягә каршы фәнни-гамәли конференциядә катнашты

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Казанда Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы көрәшнең актуаль мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференциядә Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов коррупциягә каршы тору буенча Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләде.

“Без дәүләт хакимияте һәм муниципаль үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш буенча нәтиҗәле эш системасын булдыруга ирештек”, - дип белдерде Марс Бәдретдинов. Аның әйтүенчә, республикада идарә системасында үтә күренмәлелекне тәэмин итәрдәй коррупциягә каршы актуаль программа төзелгән.

Марс Бәдретдинов коррупциягә каршы көрәштә комплекслы мөнәсәбәт булу зарурлыгын әйтте. Ул республикада башкарылган эшләргә тукталып, 2013 елда республикада муниципаль берәмлек башлыклары каршында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмче вазифасы булдырылганын билгеләп узды. Алар җирле үзидарә органнарының һәм башка структураларның эшен координацияләү белән шөгыльләнә.

Татарстан Президенты Указы нигезендә, коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме эшли,  аның төп бурычы коррупция рискларына анализ ясаудан гыйбарәт.

Эксперт төркеме урыннарга чыгар алдыннан әзерлек эше үткәрелә: теге яки бу орган эшчәнлеге өйрәнелә, социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре динамикасы тикшерелә. Республика эксперт төркеме гамәлдә булганнан бирле, аның комиссияләре тарафыннан муниципаль берәмлекләргә, министрлыкларга һәм аның карамагындагы оешмаларга – барлыгы 40 урынга чыгып тикшерүләр оештырылган. Социаль торак, балалар бакчалары, мәдәни һәм социаль өлкә объектлары төзелеше, сәламәтлек саклау тармакларында, җир биләмәләре белән идарәдә коррупцион рисклар туу сәбәпләре мониторингланган. Әлеге юнәлешләр буенча коррупция сәбәпләрен юкка чыгару тәкъдимнәре кертелгән.

“Коррупциягә каршы көрәшне үтә күренмәлелек, ачыклыктан башка алып барып булмый”, - дип, Марс Бәдретдинов бүгенге конференциянең коррупциягә каршы көрәштә яңа эш алымнарын барлыкка китерәчәгенә ышанычын белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International