Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе узачак

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә “Татнефть РНО-МехСервис”, “МТ групп”(Ижевск), “Либерти” җәмгыятьләре вәкилләре катнашында “Кече вакансияләр ярминкәсе”узачак.

Теләге булганнар мәшгульлек үзәгенең вакансияләр банкы белән таныша, эш бирүчеләр белән очраша һәм эшкә урнашу турында килешергә мөмкиннәр. Шулай ук биредә психолог –консультант кайсы һөнәрнең кемгә кулайрак булуын да тест ярдәмендә ачыкларга ярдәм итәчәк.

Чара  14 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәре, Герцен урамы, 86”А” йорты адресы буенча урнашкан хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенең фойесында үтәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: 32-34-95.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International