Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләр "Акыл палатасы" уенында катнаштылар

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Уфада иң акыллы баларны ачыкладылар. “Акыл палатасы” интеллектуаль уенының республика этабында балалар йортында, шул исәптән Әлмәт балалар йортында да тәрбияләнүчеләр катнашты.

Уенның төп максаты – интернат учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең мәдәни һәм аң-белем үсешен арттыру, шулай ук мәдәният, фән, белем алу белән кызыксынуга стимул тудыру. Уен балаларга очрашу, дуслашу, үз мөмкинлекләрен һәм көчләрен бәяләү, шулай ук талантларын күрсәтү мөмкинлеге бирә.Уен нәтиҗәләре буенча Мордовия Республикасы балалар йорты командасы алга чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International