Әлмәтлеләрне якташыбыз өчен “Халык участок инспекторы” конкурсында тавыш бирергә чакыралар

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

1 ноябрьдән “Халык участок инспекторы” Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы башланды. Бәйгедә катнашучылар өчен тавыш бирү «Комсомольская правда» (www.kp.ru) сайтында 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Конкурсның регионара этабында Кукмара район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы Айдар Фәйзуллин 10603 тавыш туплап беренче урынны алган иде. Якташыбыз Татарстанны федераль дәрәҗәдә тәкъдим итәчәк.

Әлмәтлеләрдән  активрак булу сорала, Айдар Фәйзуллин өчен тавышларыбызны кызганмыйк.

Тавыш бирү өчен әлеге сылтама аша http://www.kazan.kp.ru/daily/26598/3614278/#participant4449b69fb0f38cb727d03d908c75c3b1 керергә һәм Айдар Фәйзуллинны эзләп табып тавыш бирергә кирәк. Бер e-mail адрестан тәүлеккә нибары бер тапкыр гына тавыш биреп була. Тавышларыгызны Twitter, VKontakte, Google Pluse, Одноклассники, Мой мир Facebookта да бирергә була. Теркәлү узганнан соң, Татарстан Республикасы кандидатына “йөрәк” куярга онытмагыз!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International