ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

7
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

6-7 июнь көннәрендә   Сколково Инновацион үзәгендә  Startup Villag уза.

TATAR.RUN йөгерүләр сериясе Әлмәткә килде: май аенда республика башкаласында үткән "Казан марафоныннан" соң Татарстанны тагын берничә старт көтә, шуларның берсе безнең шәһәрдә узачак. 2 сентябрь көнне, Нефтьчеләр көне бәйрәме алдыннан, Әлмәт урамнары йөгерү юлларына әйләнәчәк, аларга йөгерү өлкәсендә профессионаллар һәм бу спорт төрен яратучылар чыгачак.

2 июнь көнне медицина тармагы ветераны, Зөфәр Гаяз улы Сәгъдиев, зирәк хезмәттәш, чын профессионал, остаз, зур хәрефтән врач-уролог, нечкә юмор хисе һәм бөтенесен җиңеп чыга торган оптимизмы булган кешегә 75 яшь тулды. Ярты гасырга якын вакыт эчендә медицина өлкәсендә, шуларның 38 елын Әлмәт үзәк район хастаханәсендә (2014 елның август аеннан бирле лаеклы ялда) хезмәт итте ул.

ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы ягулык-энергетика оешмаларының һәм торак-коммуналь комплексының 2017/2018 еллардагы җылыту чорына әзерлек мәсьәләсе буенча утырышы узды. 

Утырыш видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән узды. 

Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты. 

“Ягу сезонына әзерлек сыйфатлы һәм вакытында башкарылырга тиеш. Көз көне проблема булмасын өчен аларны беренче чиратта хәл итәргә кирәк. Җылы биргәннән соң аларны хәл итү мөмкин булмаячак”, – дип җиткерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Әлеге тармак предприятияләре 2016 ел йомгаклары буенча 33 млрд сумлык яки 2015 ел белән чагыштырганда 104 процентка хезмәт күрсәткән. 2016 елда бу тармакта 32 мең кеше эшләгән. Ел нәтиҗәләре буенча уртача хезмәт хакы 24,3 мең сумны тәшкил итә, үсеш – 102 процент. 2016 елда зыянга эшләгән оешмалар өлеше 16,2 процентка (2015 елда 17,6 процент) кимегән.

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, республикада түләүләрне җыю 98,6 процентны тәшкил итә.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин үзенең чыгышында ТКХ буенча  халыктан кергән мөрәҗәгатьләр белән эшкә нәтиҗә ясады.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин сүзләренчә, быел җылылык сезонына әзерлекнең үзенчәлеге булып, индивидуаль җылыту пунктларына күчү программасын тормышка ашыру тора.

2017 елның 1 маена коммуналь комплекс оешмаларының газ өчен бурычы 566,6 млн сум. Узган ел белән чагыштырганда ул 61 млн сумга кимегән. Электр энергиясен кулланган өчен бурычлар 205,7 млн сумны тәшкил итә, бер ел эчендә бурыч 45,7 млн сумга кимегән.

 

80нән артык нәшрият һәм бәйсез китап кибетләре китапларын 10-11 июньдә Казанда "Кара күл" паркында (Дзержинский урамы) узачак "Сменалар" Җәйге китап фестивалендә тәкъдим итәчәк. Ул Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, "Тере шәһәр" фонды һәм Казан мэриясе ярдәме белән "Смена" заманча мәдәният үзәге һәм "Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү" фонды тарафыннан оештырылды.

Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә.Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген шундый кисәтү таратты. Бүген, 7 июнь кичендә, шулай ук 8 июньгә каршы төндә республикада яшен булуы көтелә. Шулай ук көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитеп көчәю һәм боз яву ихтималы бар, диелә.

Кичә Әлмәт шәһәренең Бөек Ватан сугышы ветераны үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

 

Май ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров инициативасы буенча оештырылган "СМП-Нефтегаз" АҖ һәм "Алсу"ӘОФ" ҖЧҖ бердәм хәйрия акциясе тәмамланды. Акциянең исеме - "Мәхәббәт белән бәйләнгән!" - аның асылын чагылдыра: әлеге чара авыр тормыш хәленә эләккән кешеләргә карата кайгырту һәм игътибар белән бәйләнгән.


6
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Әлмәт муниципаль районында 2017 елгы сезонга корм әзерләү техникасы һәм корм саклау урыннарының әзерлеген тикшерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International