80нән артык нәшрият һәм бәйсез китап кибетләре китапларын 10-11 июньдә Казанда "Кара күл" паркында (Дзержинский урамы) узачак "Сменалар" Җәйге китап фестивалендә тәкъдим итәчәк. Ул Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, "Тере шәһәр" фонды һәм Казан мэриясе ярдәме белән "Смена" заманча мәдәният үзәге һәм "Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү" фонды тарафыннан оештырылды.