Әлмәттә марафонга әзерләнү өчен күнегүләр башланды

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

TATAR.RUN йөгерүләр сериясе Әлмәткә килде: май аенда республика башкаласында үткән "Казан марафоныннан" соң Татарстанны тагын берничә старт көтә, шуларның берсе безнең шәһәрдә узачак. 2 сентябрь көнне, Нефтьчеләр көне бәйрәме алдыннан, Әлмәт урамнары йөгерү юлларына әйләнәчәк, аларга йөгерү өлкәсендә профессионаллар һәм бу спорт төрен яратучылар чыгачак.

Күнегүләр Татарстан нефтенә 60-еллык исемендәге шәһәр паркының үзәк сәхнәсе янында атнага өч тапкыр: сишәмбе һәм чәршәмбе көнне 19.00 сәгатьтә, шулай ук якшәмбе көнне 11.00 сәгатьтә узачак. Күнегүләр бушлай булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International