Татарстан синоптиклары яшеннәр һәм боз явуы турында кисәтә

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә.Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген шундый кисәтү таратты. Бүген, 7 июнь кичендә, шулай ук 8 июньгә каршы төндә республикада яшен булуы көтелә. Шулай ук көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитеп көчәю һәм боз яву ихтималы бар, диелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International