"СМП-Нефтегаз" АҖ һәм "Алсу"ӘОФ" ҖЧҖ кечкенә әлмәтлеләр өчен хәйрия акциясен оештырдылар

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Май ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров инициативасы буенча оештырылган "СМП-Нефтегаз" АҖ һәм "Алсу"ӘОФ" ҖЧҖ бердәм хәйрия акциясе тәмамланды. Акциянең исеме - "Мәхәббәт белән бәйләнгән!" - аның асылын чагылдыра: әлеге чара авыр тормыш хәленә эләккән кешеләргә карата кайгырту һәм игътибар белән бәйләнгән.

Әлмәт районында хәйрия акциясе 5 балалар учреждениеларын биләп алды: Әлмәт балалар йорты, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен учреждениелар (шәһәр һәм райондагы мәктәп-интернатлар). Моннан тыш, бүләкләр 407 ятим яисә ата-анасыз калган балалар өчен "Кайгырту" Идарәсенә тапшырылды. Барысы Әлмәт районында 850 мең сумлык  бүләкләрне 1000гә якын бала алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International