Россия көнендә Әлмәттә берничә бәйрәм чаралары узачак

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

12 июнь – Россия көнендә әлмәтлеләрне һәм калабыз кунакларын искиткеч киң мәдәни һәм спорт программасы көтә. 

«Нефтьче» Мәдәният сарае мәйданында 9.30 дан 10.30 га кадәр балалар өчен күңел ачу программасы – уеннар, ярышлар оештырыла. 
Шәһәр пляжы территориясендә һәм шәһәр паркында 10 сәгатьтә пляж волейболы буенча ярышлар башлана. 
10.00-12.00 сәгатьтә шәһәр паркында «Яшел фитнес» гомумшәһәр зарядкасы үтә. 
11.00 сәгатьтә «Хәтер» мәйданында «Боевое братство» иҗтимагый оешмасының митингы була. Шушы ук вакытта шәһәр паркында Айрат Хәйруллин катнашында яшүсмерләргә паспортлар тапшыру тантанасы үтәчәк. Бәйрәм чарасы кысаларында төрле мастер-класслар уздырылачак. 
11.30да шәһәр паркында хәйрия акциясе эшен башлый, балалар өчен концертлы-күңел ачу программасы каралган. 
Шәһәр стадионында 12.00 сәгатьтә 2005 елда туган үсмерләр арасында футбол буенча ТР беренчелеге уеннары башлана. 14.00 сәгатьтә 2004 елгы үсмерләр көч сынашачак. 
Шәһәр паркында 13.00 сәгатьтә Людмилы Аланлы һәм «Әлмәт егетләре» вокаль төркеме концерты. Бу вакытта шәһәрнең велосипед сукмакларында «Альметьевск рулит» велопрогулкасы уза. 
15.00 сәгатьтә Яшьләр үзәге каршында «Любимая Россия» акциясе узачак. 
15.00 сәгатьтә бәйрәм программасы Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында дәвам итәчәк. Үзәк сәхнәдә "Әлмәтем" халык бию ансамбле концерты үтәчәк. 
16.00дә балалар өчен «Летний драйв» концертлы-күңел ачу программасы башлана. Акцияләр, флешмоблар оештырыла. 
19.00 сәгатьтә паркта ТРның популяр артистлары һәм үзешсән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International