Бу шимбә көнне "Шәһәрнең мәдәни мохите" проекты чаралары 8 мәйданда узды.
18.00 сәгатьтә "Яшьлек" скверында иң кечкенәләр өчен кызыклы программа башланды. Алар өчен сабын куыклары тамашасы әзерләнде.
18.00 сәгатьтә "Шәмсинур" паркында «Татнефть» ГАҖ "Рухыят" рухи яңарыш фондыннан кызыклы бай эчтәлекле программа күрсәтелде. Анда "Барабанда уйнаучылар тамашасы", "Могҗиза иле" җыр театры, "Сандугач сайрар илем" балалар сәнгате фестивале лауреаты, дипломы һәм стипендия алучылары катнашты.
19.00 сәгатьтә Татарстан нефтенә 60-еллык исемендәге шәһәр паркында Чувашия Республикасының атаклы сәнгать эшлеклесе Анатолий Никитинның концерты узды.
19.00 сәгатьтә дөньякүләм танылган артист, урам сәнгате өлкәсендәге күренекле профессионал – аргентиналы Локо Брускадан мастер-класс үткәрелде.