Әлмәт мөселманнары Ураза бәйрәмен билгеләп үтәләр

2017 елның 25 июне, якшәмбе

Бүген шәһәр һәм район мөселманнары исламның ике төп бәйрәмнәренең берсен – Ураза бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бәйрәм вәгазе һәм намаз бүген иртән шәһәрнең  үзәк мәчетендә үтте. Биредә 1000 гә якын мөселман җыелды.

13.00 сәгатьтә шәһәрнең Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркында бәйрәм чаралары дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International