Кадерле әлмәтлеләр! Хөрмәтле мөселман кардәшләр!

2017 елның 25 июне, якшәмбе

Сезне чын күңелемнән Ураза бәйрәме - Ид әл-Фитр белән котлыйм!

Мөселман дөньясында Ураза бәйрәме иң олы һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе. Ул изге Рамазан аен йомгаклый. 

Безнең республикабызның көче - аның күпмилләтле булуында, дуслык һәм халыклар бердәмлегендә. Зур игътибар безнең бабаларыбызның рухи мирасын саклауга һәм үстерүгә бирелә. Шулай итеп, Болгар ислам академиясен ачу, Болгар шәһәрен гомумроссия дәрәҗәсендәге дини-мәгариф үзәгенә әверелдерәчәк. 

Безнең районда мөселманнар өчен барлык шартлар тудырылган. Бүгенге көндә районыбызда 38 мәхәллә уңышлы эшләп килә.

Хөрмәтле мөселманнар!

Өйләрегезгә бәрәкәт һәм иминлек телибез. Рамазан аенда кылган изге гамәлләрегез саваплы булсын. Тоткан уразаларыгыз, укыган тәравих намазларыгыз, хәерле догаларыгыз кабул булсын. Үзегезгә, гаиләләрегезгә, якыннарыгызга исәнлек-саулык, җан тынычлыгы һәм иман ныклыгы телибез. Ураза бәйрәме мөбәрәк булсын!

Районы башлыгы А.Р. Хайруллин 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International