Татарстан таможнясының Әлмәттәге таможня постына яңа начальник билгеләнде

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан таможнясының Әлмәттәге таможня постына яңа начальник билгеләнде.

Роберт Исмәгыйлов 1972 елның 16 октябрендә Казанда туган. Югары белемле. Таможня органнарында 1995 елдан бирле эшли. Түбән Кама постында эшләп, инспектордан таможня посты начальнигына кадәр күтәрелгән. 1 нче класслы дәүләт гражданнар службасы советнигы. Карусыз хезмәте өчен I, II, III дәрәҗә «За службу в таможенных органах», «25 лет Федеральной таможенной службе» медальләре, Россия ФТСының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, «Ветеран таможенной службы» күкрәк билгесенә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International