Татарстан синоптиклары һава торышы шартлары начарлану турында хәбәр итте.Бүген, 26 июньдә, көннең икенче яртысында һәм кичен республикада урыны белән яшен һәм көньяк-көнбатыш җилнең көчәюе көтелә. Җил көче секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип билгели Татарстан Гидрометеорология үзәге.