Интернет челтәрендә Җәмәгать мәгълүмати хисаб "РФ субъектларының хакимият органнары — кешеләр каршысына!" формалаша.
30 июль көнне 10.00 сәгатьтә "Казан" гаилә үзәге мәйданында триатлон буенча ярышлар узачак. Бу чарада спортчылар, бизнес вәкилләре һәм муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашачак.
Татарстан Республикасындагы Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2017 елның 7 июлендә Оренбург өлкәсе территориясендә эре мөгезле терлекнең йогышлы төенле дерматиты (нодуляр дерматит) буенча ике очрак теркәлгәне турында хәбәр итә.
Ленин, Маяковский, Пушкин, Обүездной, Базовая урамнарында ремонт эшләре алып барылу белән бәйле вакытлыча 10 июльдән башлап эшләр тәмамланганчыга кадәр Ленин урамының Төзүчеләр проспектыннан Аминова урамына кадәр участогында, Маяковский урамының Тимирязева урамыннан Ленин урамына кадәр участогында, Пушкин урамының Тимирязев урамыннан Ленина урамына кадәр участогында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Әлмәтлеләр, шкафларыгыздан яшель киемнәрегезне чыгарыгыз. Киләчәк "Яшель Фитнесның" тематикасы - "Кешеләр яшельдән". 16 июль көнне чараны оештыручылар, әлмәтлеләрне яшельдән киенеп килергә өндиләр. Моның өчен катнашучылар проектның атрибутикасы белән бүләкләнәчәкләр һәм шулай ук www.zelfi.ru сайтында рейтингларына өстәмә баллар өстәләчәк.
Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головинаның һәм Әлмәт районының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Светлана Харисованың гражданнарны уртак кабул итү көне Әлмәт үзәк район хастаханәсендә узды.
Әлмәттә бу көннәрдә вейкбординг буенча курслар уза. Дәресләр 18 июльгә кадәр шәһәрнең вейк-паркында узачак.
Бүген Әлмәт православие дине кешеләре Епархия оештырылуына 5 ел тулуын һәм Архиерей хиротониясенең 5-еллыгын бәйрәм итәләр. Шушы мөһим даталар хөрмәтенә беренче тапкыр нефть башкаласына Казан һәм Татарстан Митрополиты Владыка Феофан килде.
7 июльдән 8 июльгә кадәр Түбән Варта шәһәрендә "Римериада-2017" корпоратив спартакиадасы үтте, анда "Римера" компанияләре группасының барлык филиалларындагы хезмәткәрләр катнашты.
1 июльдән бөтен Россия буенча электрон больничный листлар бирү системасы кертелде. Хәзер, хастаханәгә килгәч, авыруларга традицион кәгазь яисә электрон больничныйны сайлау мөмкинлеге биреләчәк.