1 июльдән бөтен Россия буенча электрон больничный листлар бирү системасы кертелде. Хәзер, хастаханәгә килгәч, авыруларга традицион кәгазь яисә электрон больничныйны сайлау мөмкинлеге биреләчәк.
Электрон больничныйны рәсмиләштерү вакытында авыру шәхси мзгълүматларны эшкәртүгә ризалык белдерәләр. Аны ашыгыч ярдәм фельдшеры түгел, ә хастаханә табибы яисә өйгә чакыртылган белгеч кенә язып бирә ала. Авыруга социаль иминият фонды биргән больничный листның шәхси номеры тапшырыла. Шуннан соң ул шул номерны эшкә алучыга бирә. Ул үз чиратында системада номер буенча барлык мәгълүматларны социаль иминият фондыннан күрә ала. Эшкә алучы больничный пособиены түләр өчен кирәкле мәгълүматны тутыра һәм аның соравыннан соң фонд турыдан-туры эшләүчегә акчалата ярдәм күрсәтә.