Әлмәтлеләргә вакытында эре мөгезле терлекне дәваларга киңәш итәләр

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасындагы Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2017 елның 7 июлендә Оренбург өлкәсе территориясендә эре мөгезле терлекнең йогышлы төенле дерматиты (нодуляр дерматит) буенча ике очрак теркәлгәне турында хәбәр итә.

Терлекнең нодуляр дерматитына хас сыйфатлар:

- югары температура (40 - 41°C); 

- тәндә тыгыз төерчекле тимгелләр;

- күз яше агу һәм борыннан лайлалы бүлендекләр.

Нодуляр дерматит таралуын кисәтү өчен түбәндәге киңәшләргә колак салырга кирәк:

- терлекне тире өстендәге паразитлардан саклау чараларын үтәргә, шулай ук кан суыручы бөҗәкләрне алардан куарга;

- терлек асраучы биналарны һәм предприятиеларның технологик процессында кулланыла торган автомобиль транспортын дезинфекцияләүгә караган ветеринария-санитар чаралары планын үтәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International