Әлмәтлеләр, шкафларыгыздан яшель киемнәрегезне чыгарыгыз. Киләчәк "Яшель Фитнесның" тематикасы - "Кешеләр яшельдән". 16 июль көнне чараны оештыручылар, әлмәтлеләрне яшельдән киенеп килергә өндиләр. Моның өчен катнашучылар проектның атрибутикасы белән бүләкләнәчәкләр һәм шулай ук www.zelfi.ru сайтында рейтингларына өстәмә баллар өстәләчәк.