Бүген Әлмәт православие дине кешеләре Епархия оештырылуына 5 ел тулуын һәм Архиерей хиротониясенең 5-еллыгын бәйрәм итәләр. Шушы мөһим даталар хөрмәтенә беренче тапкыр нефть башкаласына Казан һәм Татарстан Митрополиты Владыка Феофан килде.
Визит барышында Митрополит Әлмәт Казан кафедраль соборында гыйбадәт кылу үткәрде. Шулай ук Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин белән бергә "Светоч" православие гимназиясен төзүне күзәтте.