30 августта Әлмәттә Татарстан Республикасы көненә багышланган концертлар үтәчәк. Бәйрәм чарасы Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында узачак.
12.00 да милли ишегаллары үз эшен башлаячак. Бал яратучылар "Бал барлык чирләрдән дә дәва" дигән күргәзмә белән таныша алачаклар.