Әлмәттә укытучыларның август конференциясе булып узды

2017 елның 25 августы, җомга

Әлеге чара узган уку елына йомгак ясап, бер еллык эшчәнлеккә нәтиҗә чыгару гына түгел, ә яңа уку елына старт бирү дә әле. 

Гадәттәгечә быелгы август киңәшмәсенә дә мәгариф вәкилләре генә түгел, ә район җитәкчелеге һәм мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Интерактив мәйданчыклар күргәзмәсе белән башланып киткән чара соңрак пленар киңәшмәдә дәвам итте. 
Быелгы киңәшмәнең темасы болайрак яңгырады: “Әлмәт районы мәгариф системасының стратегик юнәлешләре буларак этномәдәни һәм тәрбияви компонентлар”. Шуңа күрә чыгышларның күбесе милли һәм этномәдәни тәрбиягә өстенлек биреп төзелгән иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International