Бүген Казанда триатлон буенча IRONSTAR SPRINT & 113 KAZAN 2017 халыкара ярышлары булып узды. 11 илдән килгән һәм Россиянең төрле төбәгеннән җыелган 2000 кеше, 250 команда, 800 дән артык һәвәскәр җитезлектә көч сынашты. Ярышлар өч дисциплинада – йөзү, йөгерү һәм велосипедта узышу буенча үтте.
Программада 2 дистанция – спринтер (йөзү – 0.75 км, велоузыш – 20 км, йөгерү – 5 км) һәм «ярымтимер» (йөзү – 1.93 км, велоузыш – 90 км, йөгерү – 21.1 км) каралган иде.
Триатлонның барлык этаплары да башкаланың тарихи үзәгендә узды.
Ярышларда район башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкчелегендәге Әлмәт командасы да катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, район башлыгы киңәшчесе Ратмир Мәүлиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов, район башлыгы ярдәмчесе Рәмис Галимов, ГУАД начальнигы Альберт Хәләпов дистанцияне уңышлы узды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов исә үзенең яшь категориясендә икенче урын алды.