Литвада радиопеленгация буенча узган ярышларда Нәҗип Мухитов ике алтын медальгә лаек булды. 21 нче Европа чемпионатында М60 ярышында Россиядән Мугинов белән берлектә тагын өч спортчы катнашты. Алар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Әлеге волонтерлар ятим балалар өчен татар һәм рус телләрендә төрле шигырьләр, хикәяләр укыячаклар.
12 се көнне 90 яшен тутырган Каукап Мухаметгалеевна Мифтахутдинова өчен бик тантаналы башланып китте. Аны котларга район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге һәм якыннары, дуслары килде.
12 сентябрьдә Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында 2017 елда җәйге сәламәтләндерү кампаниясенең нәтиҗәләренә багышланган брифинг үтте.
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, шулай ук "Җәй" республика үзәге директоры Раил Муратшин брифингны алып бардылар.
Бүген Әлмәт шәһәренең ат спорты буенча балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе хезмәткәрләре "Сәламәт тәндә – сәламәт акыл" дигән күңелле стартлар үткәрделәр.
Югары уку йортларында, колледжларда һәм техникумнарда уку елы әле башланды гына, ә студентлар инде сессияне тапшыралар. Ләкин, гадәти сессия түгел, ә автосессия. Анда машина йөртү осталыгы бәяләнә.
23 сентябрьдә Әлмәттә ҖЧҖ "Торговый двор" территориясендә беренче көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Ярминкәдә отышлы бәя буенча ит, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, сөт, ашлык, комбикорм һәм башка бик күп товарлар сатылачак.
Ел саен Мәшьгульлек үзәге хезмәткәрләре Әлмәттәге мәктәп укучыларына киләчәктәге профессияләрен сайларга ярдәм итәләр. Тестны үткәрүдән тыш Мәшьгульлек үзәгенең профессия буенча консультация бирүчеләре мәктәп укучыларына профессияне сайлау механизмнары, шулай ук аеруча популяр һәм кирәкле белгечлекләр турында сөйли.
8 сентябрьдан алып 10 сентябрьга кадәр Казанда "Татарстан республикасының өметләре" дигән ачык турнир узды.
ТР Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә,иртәгә, 13 сентябрь көнне, болытлы аязучан һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән яңгыр, көндез явымсыз. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 3-8 м/с. Минималь температура төнлә +8..+13˚, максималь көндез +15..+20˚, көнбатыш районнарда +24˚.