"Татарстан кроссы - 2017" массакүләм ярышлары үткәрелү сәбәпле, 16 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнар буйлап хәрәкәт чикләнәчәк:
- Ленин урамы буенча Радищев урамыннан М.Җәлил урамына кадәр;
- М.Җәлил урамы буенча Ленин урамыннан Лермонтов урамына кадәр;
- Лермонтов урамы буенча М.Җәлил урмыннан Радищев урамына кадәр;
- Радищев урамы буенча Лермонтов урамыннан Ленин урамына кадәр.
««Обратная сторона «неЖизни»». Шундый исем астында Әлмәттә аеклык көне программасы узды.
Кичә "Нефтяник" хоккей клубы үз бозында Пенза командасы "Дизель" өстендә җиңү яулады.
Әлмәттә яңа асфальтбетон заводы ачылды. Әлмәт юллар идарәсе әлеге вакыйгага берничә ай әзерләнде. Җиһазлар Кытайда эшләнгән.
10 сентябрьдә Әлмәт муниципаль районында Әлмәт шәһәр Советы депутатларына кандидатларны өстәмә сайлаулар узды. Тавыш бирү дүрт сайлау участогын эченә алган интернациональ бер мандатлы сайлау округы буенча үтте.
Әлмәт территориаль сайлау комиссиясе урынбасары Татьяна Ершова тәкъдим иткән мәгълүматлар буенча шәһәрдә 12.00 сәгатькә сайлаучыларның 11, 87%ы тавыш бирде, 658 әлмәтле сайлау участокларына килде һәм кандидатлар өчен тавышларын бирде.
Район буенча бү күрсәткеч 35,23% тәшкил итә. Югары активлыкны Яңа Никольский, Кичучат, Яңа Кәшер халкы күрсәтә.
Әлмәт шәһәренең балалар һәм яшьләрне социаль-хокукый яклау үзәге хезмәткәрләре "Хокукыңны белсән – вазифаларың турында да онытма" дигән интерактив дәрес үткәрделәр. Бу чарада Әлмәт районының яшүсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр катнашты.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 2 октябренә билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә.
ӘМР башкарма комитеты кече һәм урта бизнес вәкилләрен 12 снетябрь көнне 10.00 сәгатьтә "ТР региональ лизинг компаниясе" АҖ директоры Шакиров Марат Рафаэль улы һәм ТР җитештерүче кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше үзәгенең (Казан шәһәре) җитәкчесе Кравцов Алексей Александр улы катнашуы белән "2017 елда Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлеккә финанс ярдәм күрсәтү" мәгълүмати-консультацион семинарга чакыра.
Эшлекле дүшәмбедә муниципаль сайлауларның башлангыч нәтиҗәләрен билгеләп үттеләр һәм Финанс-бюджет палатасы рәисе Шайдуллина Зөлфиянең 2017 елның 8 ае эчендә муниципаль районның консолидацияләнгән бюджетын үтәү турында мәгълүматы тыңланылды.
15 сентябрь көнне Татарстанның мәдәният учреждениеларында бердәм мәдәният дәресе узачак, анда мәктәп укучыларына Беренче сыйныф укуысының мәдәни көндәлеген тапшырачаклар.