ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Кече предприятиеләргә һәм бизнесменнарга хәзер югары технологияле җиһазлар алу күпкә җиңелрәк. Бу эшне гамәлгә ашырырга "Лизинг-грант" программасы ярдәм итәчәк. 

 


13
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

"Татарстан Республикасы волонтерлык үсеше үзәге" региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлык һәм Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы ярдәме белән 2017 елның 11 сентябреннән 13 октябрьгә кадәр "Сәламәтлек сессиясе" халыкара проектының "Профилактик биремнәр пакетының" II этабын башлап җибәрә.

15 е көнне  Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе узачак.Бу юлы ул инвалидлар өчен уздырыла. Мәшгульлек үзәгенә килүчеләр предприятие-оешмаларга кирәкле һөнәрләр белән таныша ала. Шулай ук эш бирүчеләр белән аралашу мөмкинлеге дә тудырыла. Чара иртәнге 9да башлана.

Татарстанда, шул исәптән Әлмәттә дә,  пенсионерларны алдау очраклары теркәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды кисәтү белдерде.

Ведомство хәбәр итүенчә, совет чорында пенсиягә чыккан гражданнарның пенсиясе совет чоры акчасыннан күчү положенияләре нигезендә исәпләнгән һәм тагын исәпләнергә тиеш түгел. Гражданнарны игътибарлы булырга сорыйбыз һәм мошенниклар алынмаларына бирешмәскә сорала, банк счетлары һәм карталары номерларын әйтергә ярамый.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 2 октябренә билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә.

12-15 сентябрь көннәрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге "Тоннель" операциясе үткәрәчәк. Бу чара юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау өчен үткәрелә. 

 

"Татарстан кроссы - 2017" массакүләм ярышлары үткәрелү сәбәпле, 16 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнар буйлап хәрәкәт чикләнәчәк:

- Ленин урамы буенча Радищев урамыннан М.Җәлил урамына кадәр;

- М.Җәлил урамы буенча Ленин урамыннан Лермонтов урамына кадәр;

- Лермонтов урамы буенча М.Җәлил урмыннан Радищев урамына кадәр;

- Радищев урамы буенча Лермонтов урамыннан Ленин урамына кадәр.

15 сентябрь көнне Татарстанның мәдәният учреждениеларында бердәм мәдәният дәресе узачак, анда мәктәп укучыларына Беренче сыйныф укуысының мәдәни көндәлеген тапшырачаклар.

Ветераннарга ярдәм итү - дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының һичшиксез бурычы. Соңгы еллар эчендә шәһәр һәм районда ветераннарның тормышын һәм матди-көнкүреш шартларын яхшырту өчен күп нәрсә эшләнә.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 26 нчы сентябренә билгеләнгән 2 җир участогын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына аукцион сатулары турында хәбәр итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International