4 ноябрьдә сәг.11.00 "Нефтьче" мәдәният сараенда "Әни белән бергә 0+" яңа музыкаль проекты старт ала. Аның кысаларында бала концертларда, төрле чараларда әти-әнисе яки әби-бабасы белән катнаша алачак.
Әти-әниләр, әби-бабайлар баланы шөгыль вакытында көтеп тормыйча, аның белән бергә була. Биредә үсеш өчен файдалы музыка юнәлешенә өстенлек биреләчәк.