18 яше тулган РФ яшәүчеләре "Агачлар - тере табигать һәйкәлләре" фотолар бәйгесендә катнаша ала. Моның өчен http://rosdrevo.ru/request/photo-contest/ сайтында теркәлү узарга һәм 1 августка кадәр эшне җибәрергә кирәк.
Бәйгегә төсле һәм монохромлы фотолар кабул ителә. Аларда тере табигать һәйкәлләре программасының сертификацияле комиссиясе кабул иткән агачлар булырга тиеш. Бәйге нәтиҗәләре оештыручылар сайтында 2018 елның 18 октябрендә урнаштырылачак.
Белешмәләр өчен телефон (Мәскәүдә): 8(495)917-46-20