Әлмәт бүген Шәһәр көнен бәйрәм итә

2017 елның 3 ноябре, җомга

Әлмәт елдан-ел үсә, камилләшә, матурлана. Ул - Россиянең иң төзекләндерелгән шәһәрләренең берсе. Нәкъ 64 ел элек Әлмәт шәһәр статусына ия булды.
Шәһәребездә һәм районда бар нәрсә дә халык тормышын яхшыртуга юнәлтелгән. Хакыйкатьтә Әлмәтнең төп байлыгы - үз төбәкләрен яраткан тырыш халкы. Биредә кара алтын табыла, икмәк үстерелә, яшь буын тәрбияләнә. Һәрбер әлмәтле шәһәр һәм район үсешенә үзенең фидакарь хезмәтен кертә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International