Быел ноябрь бәйрәмнәре әлмәтлеләр өчен вакыйгаларга аеруча бай булуы белән аерылып тора. Шуларның берсе - "Вело_Әлмәт" төркеменең туган көне. Бер ел эчендә ул зур популярлык казанырга өлгерде. Инстаграм челтәрендә аның 11 меңгә якын язылучысы бар. Велосипедта йөрүчеләр саны да көннән-көн арта бара.
Чагыштырмача кыска гына вакыт аралыгында зур күләмле эшләр башкарылган. 2016нчы елда 50 км велосипед юлы салынган. 2017 елда җәяүлеләр өчен сукмаклар велосипедчылар өчен юллар белән берьюлы сафка бастырыла. Әлеге юнәлештә эшчәнлек алга таба да дәвам иттереләчәк. Нәтиҗәдә, 200 км озынлыкта велосипед юллары төзелеп, алар бердәм челтәргә тоташтырылыр дип көтелә.
Бу спорт төрен үз итүчеләр төркемнең тәүге туган көнен 4 ноябрьдә сәг.10.00 яшьләр үзәге каршында билгеләп үтәргә чакырыла. Бәйрәмдә күпсанлы кызыклы чаралар оештырылыр дип көтелә.