ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

14 ноябрь – Бөтендөнья диабет белән көрәш көне. Планетада бүген 230 миллионнан артык кеше шикәр диабеты белән авырый. Бу – Җир шарындагы халыкның 6 проценты.Ләкин, тикшеренүләр күрсә­түен­чә, рәсми теркәлмәгән авырулар саны күпкә артык. Русиядә авырулар – якынча 9 миллион. Фаразлар буенча, 2025 елга авыручылар ике тапкыр артачак һәм, Халыкара диабет федерациясе исәпләүләренчә, 2030 елга бу диагноз 500 миллион кешедә булачак. Дәваланмаган диабет бөтен мөһим органнарның зарарлануына һәм үлемгә китерергә мөмкин.

"Ижсталь"командасын җиңү җиңел бирелмәде. Уен бик кызыклы булды. Шулай да ул  нәтиҗәдә "Нефтяник" командасы җиңүе белән тәмамланды.

Референдумнарда 25657 сайлаучы катнашачак. 50 проценттан артык  тавыш җыелса, карар кабул ителгән,  дип саналачак.

Тольятти шәһәрендә "Халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры Р.Хафизов истәлегенә" спорт акробатикасы буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда Екатеринбург, Киров, Томск, Березовский, Октябрьский, Казан, Бөгелмә, Лениногорск, Яр Чаллы, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдән 286 спортчы катнашты. 

Бөек Ватан сугышында катнашучы, медицина хезмәте ветераны, ССРБ сәламәтлек саклау отличнигы Габдулбари Габдрахимов 93-нче туган көнен билгеләп үтте.  


13
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

17 ноябрь көнне "Бердәм Россия" партиясе рәисе Д.А.Медведевның Татарстан Республикасында региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 31/7) Татарстан Республикасында "Өлкән буын" федераль партия проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча тематик гражданнарны кабул итү оештырылачак.

“Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика конкурсына гаризалар алу дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, конкурсны Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган иде.Конкурста һөнәри белеме һәм һөнәре буенча кимендә 3 ел стажы булган республиканың авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре катнаша ала.

Бүген район активы белән булып узган киңәшмәдә Ямаши авылы җирлеге эшчәнлеген карадылар. Авыл җирлеге башлыгы Анна Андревкина бу турыда чыгыш ясап, башкарылган эшләр турында сөйләде.

Бүген эшлекле дүшәмбедә архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Әлфия Маненкова чыгышы тыңланды.

«Татнефть» ГАҖ ярдәме белән ТР сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эшләп чыгарылган "Халыкара стандартлар белән туры китереп Татарстан Республикасының медицина белгечләрен югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтүгә өйрәтү буенча өч еллык программасы" тормышка ашыруның беренче этабы  - мультидисциплиналы бригадаларны әйдәп баручы чит ил клиникаларында укыту башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International