Референдумнарда 25657 сайлаучы катнашачак. 50 проценттан артык тавыш җыелса, карар кабул ителгән, дип саналачак. 34 авыл җирлегендә яшәүчеләр җыелган акчаларны 2018 елда нинди максатларда кулланачакларын да билгеләячәкләр. Узган референдумнарда районда халык бик актив катнашты, җыелган акчаларга бик күп эшләр башкарылды.