Әлмәт ветераны үзенең 93-нче туган көнен билгеләп үтте

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында катнашучы, медицина хезмәте ветераны, ССРБ сәламәтлек саклау отличнигы Габдулбари Габдрахимов 93-нче туган көнен билгеләп үтте.  

Ул 1924 елның 13 ноябрендә Тайсуган авылында туган. Бәйрәм уңаеннан аны кадерле кунаклар: баш врач Ринат Усман улы белән бергә туберкулезга каршы көрәшү диспансерыннан килгән хезмәттәшләр, ӘМР ветераннар советы, сәламәтлек саклау идарәсе һәм халыкны социаль яклау вәкилләре, дуслар, күршеләр, журналистлар тәбрик итте. Раойн башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән нык сәламәтлек теләделәр һәм Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре үсешенә өлеш керткәне өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International